Мәктәбебездә патриотик тәрбия айлыгы дәвам итә. Укучыларыбыз төрле спорт ярышлрында көч сынашалар. 18 нче февраль көнне хоккей буенча мәктәп турниры булып узды. Егетләр ике командага бүленеп уйнадылар. Уен бик күңелле булды. Хоккей турниры 3 : 3 исәбе белән тәмамланды. Уенчыларга алга таба да уңышлар телибез. Мәктәбебез командасы районда үткәрелгән хоккей ярышларында да алдынгылар рәтендә булсын иде.