18 февраль Теләче урта мәктәбендә “ Ягез әле, егетләр”дигән патриотик кичә булып үтте.

2015 елның 20 феврале, җомга
18 февраль Теләче урта мәктәбендә “ Ягез  әле, егетләр”дигән патриотик кичә булып үтте. Кичәдә 9 нчы-11 нче сыйныфларда укучы егетләр катнашты.Кичәнең беренче өлешендә фронттан килгән хатларны укып , сугышчының кайсы фронтларда сугышканын белделәр. Кичәнең икенче өлешендә егетләр төрле спорт ярышларында катнашып, үзләренең физик яктан чыныкканлыкларын, илебезне сакларга әзерлекләрен күрсәттеләр. Уен нәтиҗәләре буенча, 1 урынны 11 нче сыйныф егетләре яулады. Икенче урынга 10 нчы һәм 9 нчы  сыйныф укучылары чыкты. Булдырасыз, егетләр! Котлыйбыз!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International