Балаларда хезмәткә хөрмәт тәрбияләү, төрле һөнәр ияләренә карата кызыксынучанлыкларын үстерү максатыннан без бүген дәрестә сатучы хезмәте белән таныштык

2015 елның 20 феврале, җомга

Балаларда хезмәткә хөрмәт тәрбияләү, төрле һөнәр ияләренә карата кызыксынучанлыкларын үстерү максатыннан без бүген дәрестә сатучы хезмәте белән таныштык. Аннары сатучы хезмәтенең бөтен нечкәлекләрен белү, үзара аралашу өчен "Лесное" кибетенә экскурсиягә бардык. Сатучы Раилә апалары балаларны бик җылы каршы алды, үзенең һөнәре турында яратып сөйләде. Балалар үзләрен бик итәгатьле тоттылар,сатучы һөнәре барысына да ошады.Төрле хезмәт кешеләре белән аралашу балага һөнәр сайлаганда ярдәм итәр.

   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International