17 февраль көнне, Ватанны саклаучылар бәйрәме уңаеннан 3-нче номерлы балалар бакчасында «Без житезләр.»- дип исемләнгән спорт бәйрәме уздырылды.

2015 елның 20 феврале, җомга
17 – февраль көнне, Ватанны саклаучылар бәйрәме уңаеннан 3-нче номерлы балалар бакчасында саф һавада уздырылган -«Без житезләр.»- дип исемләнгән спорт бәйрәмендә өлкән һәм мәктәпкәчә яшьтәге төркем балалары бик теләп катнаштылар. Ярыш  вакытында әйләнә-тирә  балаларның шатлыклы авазларыннан шау-гөр килеп торды. Команда әгъзаларының, бер-берсен аңлап, ярдәм итешеп  торулары,  биремнәрне тизрәк һәм яхшырак  башкарып чыгарга омтылулары сизелеп торды. Балалар ныклык, түземлелек, җитезлек, кыюлык һәм тапкырлыкта көч сынаштылар. Спорт  бәйрәмендә  балалар  үзләрендә күнекмәләрне генә үстереп калмасыннар, ә бәлки уңай тәэсирләр дә алсыннар өчен  алдан  ук җентекләп уйланылган спорт  эстафеталары, конкурслар һәм үзешчән сәнгать  номерлары  белән баетылган иде. Болар барысы да 3-нче номерлы балалар бакчасы  педагоглары һәм физик культура тәрбиячесе тырышлыгы нәтиҗәсе.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International