Матур әдәбият тормыш көзгесе.

2015 елның 20 феврале, җомга
Матур әдәбият тормыш көзгесе. Һәркем әдәби әсәрләрдән үзен борчыган сорауларга җавап эзли. 19 февраль көнне Айдар авылы китапханәсендә дә  китап сөюче укучы-яшьләр белән "Мәхәббәт олы хис" исемле әдәби сәгать үткәрелде. Очрашуда олы мәхәббәт хисләре турында язылган әсәрләрне искә төшердек, әсәрләрдәге кызыклы, мавыктыргыч урыннарын кычкырып укыдык.Соңыннан укучылар плакатта урын алган язучыларның мәхәббәт турындагы цитаталары белән таныштылар һәм үзләре дә яраткан китапларына мәхәббәт белдерделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International