1нче Теләче балалар бакчасында әтиләр көненә багышланган кичә булып узды.

2015 елның 22 феврале, якшәмбе
Бүген безнең балалар бакчасында әтиләр көненә багышланган кичә булып узды. Чакырылган кунаклар- әтиләр, бабайлар , абыйлар балалар белән уздырылган конкурсларда теләп катнаштылар. Балаларның әзерләгән җырларын тыңлап, биюләрен тамаша кылдылар. Җанатарлар да катнашучыларга көч биреп утырдылар. Төрле кызыклы эстафеталар, мавыктыргыч биремнәр беркемне дэ битараф калдырмады. Бәйрәм ахырында әтиләргә балалар үз куллары белән ясалган бүләкләрне тараттылар,ә бәйрәмгә кунакка килгән Белмәмеш яшь конкурсантларга «чын» медальләр тапшырды. Барлык катнашучылар да кутәренке кәеф белән таралыштылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International