Соңгы елларда сугышта ирен югалткан хатын-кызлар да азаеп бара. Бу тыл ветераннарының безнең арада сирәгәя баруы бик кызганыч. Без аларның тормыш юлларын өйрәнеп, халкыбызның менә шул батырлык һәм фидакарьлекләрен киләчәк буыннарга да сөйләп калдырырга бурычлы. Без, Олы Мишә урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары, сугышта ирен югалткан тыл ветераны Хәдичә әби янында кунакта булдык. Ул безгә үзенең тормыш юлы, сугыш чоры авырлыклары турында сөйләде. Күп кайгылар күрергә туры килсә дә, ул түзем булган, биш үги баланы тәрбияләп кеше иткән. Без аларның батырлыгын онытырга тиеш түгел. Яшәсен җирдә тынычлык!