20 февралендә Теләче Үзәк балалар китапханәсендә, Халыкара туган тел көненә багышланган мәгълүмат көне булып узды.

2015 елның 22 феврале, якшәмбе

И туган тел, и матур тел,

әткәм-әнкәмнең теле!

Дөньяда күп нәрсә белдем

син туган тел аркылы.

 

     2015 елның 20 февралендә Теләче Үзәк балалар китапханәсендә, Халыкара туган тел көненә багышланган мәгълүмат көне булып узды.  Әлеге чара балаларда телнең системалы үзенчәлекләрен күз аллауларын формалаштыруга, белемнәрен тагын да баетуга һәм киңәйтүгә, яшь китап укучыларның сөйләм культурасын һәм  сүзлекләр белән эшли белү күнекмәләрен үстерүгә юнәлтелгән иде.

     Мәгълүмат көненең программасы буенча китап укучылар “Тел - күңел көзгесе” китап күргәзмәсе белән таныша алдылар, шулай ук биредә рус һәм татар телләренең грамматикасы буенча, татар һәм рус халкының  йолалары, мәкальләре һәм әйтемнәре турында китаплар тәкъдим ителгән иде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International