Алан урта мәктәбендә,20 нче февраль көнне, Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан, Бөек Ватан сугышында катнашкан татар шагыйрьләрен искә алу иртәсе узды. Әлеге иртәдә 5-8 нче сыйныф укучылары М. Җәлил, Ф.Кәрим шигырьләрен сәнгатьле укыдылар. Бөек Ватан сугышында һәлак булган әдипләребез турында иҗади эшләрен якладылар.