20нче февраль көнне, Ватанны саклаучылар бәйрәме уңаеннан ,Теләче 2нче номерлы балалар бакчасында “Күңелле стартлар” исемле спорт бәйрәме уздырылды.

2015 елның 22 феврале, якшәмбе
20нче февраль көнне, Ватанны саклаучылар бәйрәме уңаеннан ,Теләче 2нче номерлы балалар бакчасында зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркем балалары катнашында “Күңелле стартлар”  исемле спорт бәйрәме  уздырылды. Ярыш  вакытында әйләнә-тирәдә  балаларның шатлыклы авазлары гына  ишетелеп торды. Балалар  түземлелектә, җитезлектә, кыюлыкта һәм тапкырлыкта көч сынаштылар. Нәтиҗәдә дуслык җиңде. Спорт  бәйрәмендә  балалар  үзләрендә физик күнекмәләрне генә ныгытып  калмадылар, ә  алар уңай тәэсирләр дә алсыннар өчен , эстафеталар, конкурслар балалар башкаруында сәнгать  номерлары  белән дә  баетылган иде. Болар барысы да Теләче 2нче номерлы балалар бакчасы  педагоглары һәм физик культура тәрбиячесе тарафыннан оештырылды һәм бердәм үткәрелде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International