20 февраль көнне Олы Мишә урта гомумбелем бирү мәктәбендә “Ягез әле, егетләр!” кичәсе булып узды. Бәйрәмдә 7 -11 сыйныф егетләре катнашты. Укучылар үзләренең осталыкларын юмор аша да, тәмле ашарга пешерүче, нәфис сүз остасы, тапкыр табышмакчы, оста балык тотучы, шагыйрь, спортсмен буларак та күрсәттеләр. Уен турлары концерт номерлары белән үрелеп алып барылды. Ахырдан укучыларны истәлекле бүләкләр белән бүләкләделәр. Кичә күңелле үтте.