16 нчы февральдән 21 февральгә кадәр Теләче урта мәктәбендә химия атналыгы үтте. Атналык барышында “ Химия безнең тормышта” темасына презентацияләр конкурсы оештырылды. Кадырова Айсылу, Хәфизова Ләйсән, Данилова Вероника үзләренең иҗади эшләре белән 5 нче һәм 8 нче сыйныф укучылары алдында чыгыш ясадылар. Химия фәненең тормышта тоткан зур роле укучыларга бик кызык булды.