Иске Җѳри урта гомуми белем бирү мәктәбендә «Батырлык дәресе» уздырылды.

2015 елның 22 феврале, якшәмбе
Бүген Иске Җѳри  урта гомуми  белем бирү  мәктәбендә «Батырлык  дәресе» уздырылды.Ул «Кайнар  йѳрәкләр» социаль –мәдәни  инициативалар фонды  эшчәнлегенә  багышланды.  Тарих укытучысы  укучыларны  бѳтенроссия  дәүләт иҗтимагый-дәүләти инциативаның  максатлары,эш  юнәлешләре  белән таныштырды.Презентация  буенча әңгәмә  оештырылды. Укучылар «Кайнар йѳрәкләр»  Мактау китабыннан  кече  яшьтәге балалар  күрсәткән  батырлыклар белән  таныштылар.  Укучылар  тарафыннан үзебезнең арада булган  батырлар турында чыгыш  ясалды. Суворов  медале  иясе И.Зиннатуллин  турында  мәгълүмат бирелде.Мәктәп  күләмендә   шулай  ук «Туган тел  кѳне», 23 февраль-  Ватанны саклаучылар  кѳне  дә  билгеләп  үтелде.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International