21 нче февраль көнне Олы Нырсы мәктәбендә “Халыкара туган тел көне” нә багышланган ачык дәрес булды.

2015 елның 22 феврале, якшәмбе

Бүген 21 нче февраль көнне Олы Нырсы мәктәбендә “Халыкара  туган тел көне” нә багышланган  ачык  дәрес булды. Дәресне   5 нче сыйныфта  татар теленнән татар теле һәм әдәбияты укытучысы Мөбинова Г.Г. стандарт булмаган дәрес  формасында үткәрде. “Милләтемнең кояшы син, и моңлы туган телем!” исеме астында үткәрелгән бу КВН дәрестә  “Замана балалары” һәм “Эрудитлар” төркемнәре көч сынашты.Бу дәрестә балаларга   татар теле турында  ЮНЕСКО тарафыннан  бөтендөнья  халыкара аралашу теле дип саналган 14 телнең берсе буларак мәгълүмат бирелде, укучылар туган тел турында шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар һәм татар теленнән  белемнәрен сынадылар.Бәйгедә дуслык  җиңде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International