23 февраль Россиядә Ватанны саклаучылар көне буларак билгеләп үтелә.

2015 елның 22 феврале, якшәмбе
 23 февраль Россиядә Ватанны саклаучылар көне буларак билгеләп үтелә.Бу көнне без туган җиребезне дошманнардан саклаучыларны, тыныч вакытта  Ватанны саклауда хезмәт итүчеләрне данлыйбыз.Киләчәктә Ватанны сакчылары булачак малайлар һәм яшүсмерләр дә читтә калмый.
Бүген Кече Кибәхуҗа төп мәктәбендә Ватанны саклаучылар көненә багышланган бәйрәм тантанасы булып үтте.Бәйрәмгә Әфган, Чечен сугышында катнашучылар, абыйлар, әтиләр чакырылган иде.
Бөек Җиңүнең 70 еллыгы якынлашкан бу көннәрдә илебез азатлыгы өчен көрәштә катнашкан бабаларыбызны хөрмәт  белән искә алдык.Укучылар килгән кунакларга,әтиләренә бүләкләр тапшырдылар.
Мәктәп директоры Әхмәтҗанова Н.Н. кунаклар өчен бәйрәм табыны оештырды.
Һәр туган таң җирдә тыныч булсын,
Имин булсын иде дөньялар.
Аяз күгебез болыт капламасын,
Елмайсыннар җирдә сабыйлар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International