Яндың да син, туңдың да син,
Нишләтмәде язмыш сине.
Дөньяда күп нәрсә күрдең,
Әй, мөкатдәс Тукай теле.
Төрмәләргә дә яптылар
Җәлил белән бергә сине.
Төрмәләрдә дә килмешәк
Булмадың син, татар теле.
Наҗар Нәҗми
Бүген - 21 нче февраль. ЮНЕСКО тарафыннан 21 февраль 2000 нче елдан башлап Халыкара туган тел көне дип игълан ителде. Шул уңайдан бүген Сауш урта мәктәбенең 7-9 нчы сыйныф укучылары өчен татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рәхмәтуллина Н.В. “Әй мөкатдәс, татар теле” дип исемләнгән чара үткәрде. Әлеге кичәдә укучылар туган тел турында шигырьләр сөйләделәр, тыңладылар, татар халкының күренекле шагыйрь һәм язучылары турында чыгыш ясадылар, табышмакларның җавапларын таптылар һәм мәкальләр әйттеләр. Әлеге чара милләттәшебез, бөек шәхес Садри Максуди сүзләре белән тәмамланды: “Телебезне өйрәнми башлаган көннән башлап без бетә башлаячакбыз. Безнең бер милләт булып тора алуыбыз телебезне саклый алуыбызга бәйледер. Телебезне саклый алсак, бер милләт булып тора алырбыз, әгәр телебезне саклый алмасак, милләтебездән мәхрүм булырбыз”.
Тел ачылгач, үз телеңдә әйтә алсаң”әни”дип,
Тел ачылгач, үз телеңдә әйтә алсаң “әти” дип.
Күзләреңә яшьләр тыгылмас,
Туган телең әле бу булмас.
Соң минутта үз телеңдә әйтә алсаң “Әни” дип,
Соң минутта үз телеңдә әйтә алсаң “Әти” дип.
Күзләреңә яшьләр тыгылыр
Туган телең әнә шул булыр.
Зөлфәт