Әбде урта мәктәбендә “Халыкара туган тел”көне уңаеннан 2-8 сыйныф укучылары өчен ачык чара үткәрелде.

2015 елның 22 феврале, якшәмбе

Бүген Әбде урта мәктәбендә “Халыкара туган тел”көне уңаеннан 2-8 сыйныф укучылары өчен ачык чара үткәрелде.Әлеге чараның максаты -укучыларда туган телгә мәхәббәт,горурлык хисләре тәрбияләү иде.Чараны татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хәсәнова Р.М. үткәрде.Укучылар туган тел турында шигырьләр сөйләделәр, Г.Тукайның “Туган тел”җырын башкардылар.

Шулай ук авыл китапханәчесе Никитина Н.П. укучыларны М.Җәлилнең тууына-109 ел тулу уңаеннан китаплар күргзәмәсе,шагыйрьнең тормышыннан кызыклы фактлар белән таныштырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International