7 февраль көнне Теләченең беренче номерлы балалар бакчасында герой – шагыйрь Муса Җәлилнең иҗатына багышланган ачык шөгыль үтте.

2015 елның 22 феврале, якшәмбе
7 февраль көнне Теләченең беренче  номерлы балалар бакчасының зурлар  төркемендә, татар теле тәрбиячесе  Сабирзянова Ләйсән Миннехановна, герой – шагыйрь Муса Җәлилнең  иҗатына багышланган “Муса Җәлил  – бөек шагыйребез” дигән  темага ачык шөгыль үткәрде. Әлеге шөгыль барышында балалар шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗатына багышланган презентация карадылар. Балаларга шагыйрь турында кызыклы мәгъүматлар бирелде: аның балачакта зирәк, акыллы, кызыксынучан булуы, мәдрәсәгә йөргән вакытта ук инде иптәшләренә яттан Г.Тукай шигырьләрен сөйләве, оста итеп рәсем ясарга яратуы турында балалар кызыксынып тыңладылар. Муса Җәлилнең шигырьләрен һәм аның шигырьләренә язылган “Әтәч”, “Карак песи” җырлары тыңланылды. Ә “Сәгать” шигырен балалар бик теләп сәхнәләштерделәр.Бөек Ватан сугышы башланганның 70 еллыгын билгеләп үтү уңаеннан, Муса Җәлилнең үзе теләп туган илне сакларга сугышка китүе, фронтта күрсәткән батырлыклары турында да балаларга сөйләнелде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International