Иске Җөри балалар бакчасында Ватанны саклаучылар көненә багышланган бәйрәм булып узды.

2015 елның 22 феврале, якшәмбе
Бүген безнең Иске Җөри балалар бакчасында Ватанны саклаучылар көненә багышланган бәйрәм булып узды. Бәйрәмгә балаларның әтиләре һәм бабайлары чакырылган иде. Балалар шигырьләр, җырлар, биюләр аша килгән кунакларыбызны бәйрәм белән котладылар.  Әтиләр һәм бабайлар бик теләп конкурсларда катнаштылар. Алар конкурсларда катнашып, җитезлекләрен, көчләрен күрсәттеләр. Ахырдан балалар үз куллары белән ясаган открыткаларын бүләк иттеләр. Бәйрәм бик күңелле һәм матур үтте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International