23 февраль көнне - Ватанны саклаучылар көне уңаеннан Максабаш башлангыч мәктәбендә "Күңелле стартлар" ярышы оештырылды.

2015 елның 26 феврале, пәнҗешәмбе
23-февраль-Ватанны саклаучылар көне. 
Максабаш башлангыч мәктәбендә,бәйрәм хөрмәтенә яраткан әтиләребез белән берлектә,  "Күңелле стартлар" ярышы оештырылды. Уен-ярыш 2 сәгатькә якын сузылса да, берәү дә арымады. Тамашачыларга яңа спортзалда бик рәхәт һәм күңелле булды. Тәнәфес араларында кызларыбыз матур җырларын башкардылар. Безнең малайларыбыз җиңүчеләр булдылар. Менә кайда икән ул чын спортчылар! Барыгызны да бәйрәм белән котлыйбыз!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International