19 февраль көнне Ямбулат авылы клубында "Нирус " күмәк хуҗалыгының 2014 ел эш нәтиҗәләре буенча отчет җыелышы үтте. Җыелышта Теләче районы хакимияте башлыгы И.Ф Зарипов, авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Р.Х. Низаметдинов, хакимият башлыгының 1 урынбасары А.Г. Фатхуллин катнашты.
Алдынгыларны авыл үзешчәннәре сәламләде. Соңыннан яраткан җырчыбыз - Ильзидә Госманованың иҗат коллективы матур концерт күрсәтте.