21 февраль көнне Айдар авылы китапханәчесе мәктәпкә барып "Дәверләрне ачар ачкычым бар, рәхмәт яусын туган телемә" дип аталган шигырь уку конкурсы үткәрде.

2015 елның 26 феврале, пәнҗешәмбе
Туган телгә- ана телебезгә мәхәббәт тәрбияләү, телебезне сакларга һәм якларга кирәклеген төшендерү, туган телнең матурлыгын тоярга өйрәтү максатыннан 21 февраль көнне Айдар авылы китапханәчесе мәктәпкә  барып  "Дәверләрне ачар ачкычым бар, рәхмәт яусын туган телемә" дип аталган шигырь уку конкурсы үткәрде. Башлангыч сыйныф укучылары шагыйрьләребезнең туган тел, туган ил, дуслар, әниләр турындагы шигырьләрен яттан сөйләделәр.Кичә ахырында аларга туган телебезне сакларга һәм китапханәнең якын дуслары булып калулары турында теләкләр җиткерелде
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International