Теләче урта мәктәбендә укучыларны төрле профессияләр белән таныштыруга, профориентация тәрбиясе бирүгә зур игътибар бирелә.

2015 елның 26 феврале, пәнҗешәмбе
Теләче урта мәктәбендә укучыларны  төрле профессияләр белән  таныштыруга, профориентация тәрбиясе бирүгә зур игътибар бирелә. Техник профессияләр белән танышу максатыннан,   9а сыйныф укучылары   директор урынбасары Фатхрахманова Д.Г. җитәкчелегендә  Казан нефтехимия колледжында “Ачык ишекләр көнендә” катнашып кайттылар. Алар колледжның уку кабинетларында, лабороторияләрендә  булдылар, соңыннан студентларның матур чыгышын карадылар, уку йорты биргән профессияләр белән таныштылар.  В.П.Лушников исемендәге Казан нефтехимия колледжында белем һәм профессия алу шартлары  укучыларга бик ошады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International