22 февраль көнне Ямбулат авылында Ватанны саклаучылар көне уңаеннан Спартакиада ярышы үтте. Бәйрәмдә авылдашлар, кайткан кунаклар белән беррәттән Кибәхуҗа авылы командасы да катнашты.

2015 елның 26 феврале, пәнҗешәмбе

22 февраль көнне Ямбулат авылында Ватанны саклаучылар көне уңаеннан Спартакиада ярышы үтте. Бәйрәмдә авылдашлар, кайткан кунаклар белән беррәттән Кибәхуҗа авылы командасы да катнашты. Ярышта: аркан тартыш, уен мәйданын минадан чистарту, тирән карда йөгерү, ераклыкка чана шуу, чаңгы ярышы, аяк киемен ераклыкка атыш, шахмат-шашка, теннис, кул көрәше, хоккей уеннары уйналды. 
  Җыелган бала-чага атка утырып Кыш Бабай белән урам әйләнделәр. Кайнар коймак, чәй, шашлык пешеп торды. Бәйрәим иртәдән кичкә кадәр һәм бик күңелле үтте. 

 

  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International