23 февраль көнне Олы Мишә мәдәният йортында шушы мәктәпне тәмамлап, авылда яшәуче якташыбыз – Имамиев Фәритнен иҗат кичәсе булды. Концертта авыл үзешчәннәре, мәктәп укучылары, артист Гелус Хабибрахманов, жырчы Фәйрүзә Сәфәргәлиевалар катнашты. Концертны Олы Мишә турында җыр язган Җәүдәт Гыйлманов алып барды, узенең матур жырлары белән халыкны шатландырды.