19 февраль көнне Лесной авылында «Кыш озату» бәйрәме үткәрделәр. Бу бәйрәмнең максаты элеккеге йолаларын һәм традицияләрне саклап калу булып тора.
Бәйрәмдә төрле уеннар уйналды, конкурслар үткәрелде. Килгән кунаклар шулай ук кайнар чәй һәм коймак белән сыйландылар.