Бөек Ватан сугышында җиңүнең 70 еллыгына әзерләнү максатыннан Теләче 3-нче балалар бакчасында , ветераннар белән очрашу узды

2015 елның 26 феврале, пәнҗешәмбе

Бөек Ватан сугышында җиңүнең 70 еллыгына әзерләнү һәм бәйрәм итү максатыннан безнең Теләче  3-нче балалар бакчасында , икенче кече яшьтәге төркем балаларның бабайлары белән очрашу узды, чара “Үзебезнең бабайларга зур рәхмәт”дигән исем астында үтте.

Җиңү алып килгән 1945 ел ерагайган саен халкыбызның тиңдәшсез батырлыгын тирәнрәк аңлыйбыз. Әлеге батырлык гасырлардан соң  да безнең өчен якты үрнәк булып калачак. Бу изге көнне без каты сугышларда Ватаныбызның азатлыгын саклап калган каһарманнарның якты истәлеге алдында башыбызны иябез. Аларның исемнәре алтын хәрефләр белән мәңгелеккә тарих битләренә язылган. 

 Үзебезнең барлык бабайларыбыз да зур рәхмәт сүзләренә  бик тә лаек. Алар Җиңү көнен якынайту  өчен, безнең тынычлыгыбыз өчен барысын да эшләделәр. Бәйрәм очрашуы балаларның шигырь, җырлары белән генә чикләнмәде, бабайлар бик актив ярышларда да катнашты, ахырдан, балалар үзләре әзерләгән бүләкләрен бабайларына тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International