21 февраль көнне Субаш авыл клубында китапханә белән берлектә, 23 февраль –Ватанны Саклаучылар көне уңаеннан «Ягез әле егетләр» дип исемләнгән күңелле кичә үткәрелде. Кичәдә 2 команда «Старики разбойники» һәм «Булачак солдатлар» командалары көч сынашты. КВН да егетләрнең җитезлеге, тапкырлыгы, осталыклары тикшерелде.
Ә Теләчедән килгән җырчы сандугачыбыз Ильназ Ханафиев һәм яшь гармунчы Иске Жөри авылы егете Ильяс Фархуллин бәйрәмгэ тагын да ямь өстәде.
Ахырда командаларга истәлекле бүләкләр тапшырылды. Тамашачы бәйрәмне оештыручыларга чиксез рәхмәтләрен белгерде, жәлләмичә алкышларны бүләк иттеләр.
Кичә яшьләр өчен дискотека белән тәмамланды.