Р.Г.Нәҗметдинов исемендәге балалар һәм яшьләр үзәгенең директоры Сәйфетдинов Нәргиз Әминович Теләче авылы 1нче балалар бакчасында кунакта булды.

2015 елның 26 феврале, пәнҗешәмбе
Бүген бездә Р.Г.Нәҗметдинов исемендәге балалар һәм яшьләр үзәгенең директоры, Татарстан Республикасының Шахмат Федерациясе вице – президенты Сәйфетдинов Нәргиз Әминович кунакта булды. Ул шахмат түгәрәгенең эшчәнлеге белән танышты.Балаларның уеннарын күзәтте. Үзе дә тәрбияләнүчеләргә мастер-класс оештырды, Казандагы шахмат клубы турында сөйләде. Төрле төр шахматларны күрсәтте. Балалар да аны бик кызыксынып тыңладылар. Наргиз Әминович белән очрашу малайлар һәм кызлар өчен шахмат уеннарына тагын да кызыксынучанлык арттырырга ярдәм булды. Әңгәмә ахырында остаз аларга уңышалар теләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International