23 февраль көнне "Алтын куллар" түгәрәгенә йөрүче укучы Сонгатова Таңсылу, өстәмә белем бирү педагогы Музафарова С.Ю. белән сугыш ветераны Писарев Алексей Ивановичны Ватанны саклаучылар көне белән котлау максатыннан очрашуга бардылар.

2015 елның 26 феврале, пәнҗешәмбе
 23 нче февраль көнне Балалар иҗат үзәгенең  "Алтын куллар" түгәрәгенә йөрүче укучысы Сонгатова Таңсылу, өстәмә белем бирү педагогы Музафарова С.Ю. җитәкчелегендә  Олы Нырсы авылында яшәүче сугыш ветераны  Писерев Алексей Ивановичны Ватанны саклаучылар көне белән котлау максатыннан очрашуга бардылар. Ул үзенең тирән эчтәлекле хатирәләре белән уртаклашты. Сонгатова  Тансылу үзе ясаган чәчәкләр букетын бүләк итте. Очрашу чәй табыны белән тәмамланды. Алексей Ивановичка безнең белән аралашып, уртаклашканы өчен рәхмәтебезне белдерәбез.  
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International