22 нче февраль көнне, Ватанны саклаучылар бәйрәме уңаеннан, авыл яшьләренең оештыруы белән, Айдар авылы хоккей мәйданчыгында, авыл җирлеге призына хоккей ярышы булып үтте.

2015 елның 27 феврале, җомга

22 нче  февраль көнне,  Ватанны  саклаучылар бәйрәме уңаеннан, авыл яшьләренең оештыруы белән, Айдар авылы хоккей мәйданчыгында, авыл җирлеге призына хоккей ярышы булып үтте. Уенда барлыгы биш команда катнашты. Айдар, Олы Нырсы, Олы Мишә, Алан, Максабаш  авылларыннан килгән яшьләр узләренең спорт белән җитди шөгельләнүләрен ачык күрсәттеләр.Мавыктыргыч, күтәренке күңел белән уйнадылар алар.Һәр уенчы тимераякта оста итеп шууын, кәшәкә белән эш итә белүен, шайбаны төп-төгәл капкага кертә алуын күрсәтте. Шушы яхшы гадәтләрен алар узләреннән яшьрәк буынга өйрәтергә тырышалар.Ярыш нәтиҗәләре  буенча беренче урынга-Максабаш, икенче урынга-Алан, өченче урынга-Айдар авылы командалары лаек булды.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International