Кече Кибәхуҗа төп мәктәбендә Халыкара туган тел көненә багышлап,"Җыр булырлык сүзләр биргән Туган телем,рәхмәт сиңа! исемле мәктәпкүләм чара үтте.

2015 елның 27 феврале, җомга
Бүген Кече Кибәхуҗа төп мәктәбендә Халыкара туган тел көненә багышлап,"Җыр булырлык сүзләр биргән Туган телем,рәхмәт сиңа! исемле мәктәпкүләм чара үтте.Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Закирова Г.М. балалар иртәсен ЮНЕСКОның  Генераль директоры  Коитиро Мацуураның "Ана теле бер булыр" дигән мөрәҗәгате белән башлап җибәрде. Укучылар Туган тел турында шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, инсценировкалар сәхнәләштерделәр,викторина сорауларына җаваплар бирделәр. Мәктәбебездә белем алучы башка милләт балалары үз туган телләрендә шигырьләр укыдылар. Чара Г.Тукай сүзләренә язылган "Туган тел" җыры белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International