Теләче №2 балалар бакчасында, кышны озату язны каршы алу уңаеннан, “ Май чабу” бәйрәме уздырылды.

2015 елның 27 феврале, җомга
Теләче №2 балалар бакчасында, кышны озату язны каршы алу уңаеннан, “ Май чабу” бәйрәме уздырылды. Бәйрәмнең төп геройлары шаяннар (скоморохлар) балаларның күңелләрен ачтылар. Балалар бәйрәмдә җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр, төрле кызыклы уеннарда катнаштылар. Шулай ук бәйрәмгә кунак булып Кыш, Яз, Убырлы Карчык килде. Бәйрәм бик күңелле узды, ахырдан балалар тәмле коймак белән сыйландылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International