2015 елның 23 февралендә Ватанны саклаучылар көне уңаеннан Алан авыл җирлеге беренчелегенә хоккей ярышы булып узды. Ярышта 5 команда катнашты. Уен нәтиҗәләре буенча 1 урынны Алан авылы яшьләр командасы, 2 урынны Сауш авылы командасы, 3 урынны Алан урта мәктәбе укучылары алды. Ярышның спонсоры – якташыбыз, эшмәкәр Габддрахманов Рафаэль Хазиевич.
Бәйрәмгә килгән һәркем кайнар коймак белән чәй эчеп, тәмле пылаудан авыз итте.