“Автомоделист” түгәрәгенә йөрүче укучыларыбыз, Яшел Үзән шәһәрендә узачак “Каюм Насыйри исемендәге XIII төбәкара яшүсмерләр арасында узучы фәнни-тикшеренү конкурсы”на әзерлек эшләре алып баралар.

2015 елның 27 феврале, җомга

Балалар иҗат үзәгенең “Автомоделист” түгәрәгенә йөрүче укучыларыбыз, өстәмә белем бирү педагогы Тимербаев Т.А. җитәкчелегендә, Яшел Үзән шәһәрендә узачак “Каюм Насыйри исемендәге XIII төбәкара яшүсмерләр арасында узучы фәнни-тикшеренү конкурсы”на әзерлек эшләре алып баралар. Укучылар анда “Магнит күренешләрен йөрәнү приборы” исемендәге проектларын тәкъдим итәргә җыеналар. Бу прибор өстендә эшчәнлек ел дәвамында барды, ул инде соңгы – төгәлләү өлешенә җитте. Егетләргә бу конкурста уңышлар теләп калабыз!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International