26 февраль көнне Урта Мишә авылы китапханәчесе авылның башлангыч мәктәбенә килеп “Үсемлекләр нигә сәләтле ?” исемле темага экологик дәрес үткәрде.

2015 елның 27 феврале, җомга
26 февраль көнне Урта Мишә авылы китапханәчесе авылның башлангыч мәктәбенә килеп  “Үсемлекләр нигә сәләтле ?” исемле темага экологик дәрес үткәрде. Үсемлекләр барлык тереклек ияләре өчен кирәкле төркем. Үсемлекләр бетсә алар артыннан кошлар, хайваннар юкка чыга, бөҗәкләр үлә. Хәтта кеше дә үсемлек, табигатьтән башка яши алмый. Табигатьтә үсемлекләрне сакларга ярдәм итүче кагыйдәләрне үтәү - һәркемнең бурычы. Үсемлекләр турында мәкальләр, табышмаклар укылды, дару үсемлекләре, дару үләннәре турында мәглүматлар бирелде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International