26 –февраль көнне Максабаш балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар тәрбиячеләре белән берлектә Максабаш авылы мәчетенә бардылар. Мәчет балалар бакчасы янында гына урнашкан. Шуңа күрә алар көн саен азан тавышын ишетеп торалар. Балаларда татар халкының гореф-гадәтләренә, йолаларына, дингә карата хөрмәт нәкъ менә балачактан башлана.