1 нче номерлы балалар бакчасында Кышны озату бәйрәмен балалар зарыгып көтеп ала.

2015 елның 27 феврале, җомга

Кышны озату бәйрәме

 

Урамда кояш тиздән туган ягыбызга яз килүен искәрткәндәй, серле елмая. Салкын кышның соңгы көннәрен озатабыз. Димәк, Масленица бәйрәмен билгеләп үтәр чак җитте дигән сүз.

Безнең 1 нче номерлы балалар бакчасында бу бәйрәмне балалар зарыгып көтеп ала. Кышны озату, язны каршылауның күркәм традицияләре өчен генә түгел, мавыктыргыч, кызыклы, күңелле булганы өчен олысы да, кечесе дә үз итә аны.

Быел да Масленицаны бакчаның 2 нче кечкенәләр, урта һәм өлкән төркеменә йөрүче балалар һәм аларның тәрбиячеләре шау-гөр килеп үткәрде.

Бәйрәмнең иң кызыклы өлеше, мөгаен, спорт ярышлары булгандыр. Арып-талып уйнаганнан соң, хуш исле коймак исә иң тәмле өлеше иде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International