Педагоглар семинар-киңәшмәдә
Бүген, 2015 елның 26 февралендә, 1 нче номерлы “Алёнушка” балалар бакчасында районыбыз тәрбиячеләре өчен махсус семинар-киңәшмә узды.
Семинар “Яңа төр федераль дәүләт белем бирү стандартларына күчкәндә башлангыч гомуми һәм мәктәпкәчә белем бирүнең күчүчәнлеге” темасын яктыртты. Шуңа да ачык дәрес күрсәтүче тәрбиячеләрнең, шул исәптән методик ярдәм белән уздырылган һәр чыгышның эчтәлеге әлеге темага юнәлтелгән иде. Ачык шөгыльләрне башлыча 1 нче номерлы “Алёнушка” һәм Үзәк балалар бакчасы тәрбиячеләре күрсәтте. Педагоглар семинар кунакларына мәктәпкәчә белем бирү эшчәнлегендә файдалы ысулларны күздә тотып әзерләнгән чыгышларын кызыклы шөгыль итеп тәкъдим итте. Әзерлекле һәм мавыктыргыч чыгышлар һәр катнашучы өчен практик дәреслек буларак яңгырады.
Семинар дәвамында 1 нче номерлы “Алёнушка” балалар бакчасының педагог-психологы Хазипова С.Н. катнашучыларга махсус мастер-класса үткәрде.
Чараның киңәшмә өлеше район мәгариф бүлеге белгечләре һәм балалар бакчасы педагогларының төп темага карата доклад чыгышлары белән дәвам итте.