26 февраль көнне Балыклы башлангыч мәктәбендә “Бөек Ватан сугышы һәм язучылар” дип исемләнгән әдәби чара үткәрелде. Бу чарада Алан авыл китапханәсе мөдире Хисмәтуллина Фәүзия Рафаэль кызы Муса Җәлил,Фатих Кәрим,Абдулла Алишның сугыш чоры белән бәйле тормыш юллары һәм иҗатлары турында сөйләде,китаплары белән таныштырды.Балалар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.