Теләче урта мәктәбендә 21 нче февральдән 28 нче февральгә кадәр Халыкара Туган тел көне уңаеннан төрле чаралар уздырыла. Һәр сыйныфта “Теле барның иле бар!” дигән темага сыйныф сәгатьләре , әдәби – музыкаль кичәләр, интеллектуаль уеннар, конкурслар, викториналар оештырыла. Бу чараларда укучыларның игътибары телләрне саклау, үстерү мәсьәләләренә юнәлтелде, һәр укучыга үз туган телендә чыгыш ясарга мөмкинчелек бирелде.