“Аҗаган” – бүгенге болгавыр заманда һәрчак үзеңне якларга, сакларга, бер-береңә ярдәм итәргә, булышырга өйрәтүче уен, ул команда рухын тәрбияли.
Хәрби-патриотик айлык кысаларында Олы Мишә урта мәктәбендә “Аҗаган” хәрби-спорт уены үткәрелде. Анда 8-11 сыйныф укучылары ике командага бүленеп, төрле ярышларда үзләренең көчләрен һәм җитезлекләрен сынадылар. Парад белән башланып киткән уен турникта тартылу, гер күтәрү, төз ату, АК сүтеп-җыю, идәннән этелү, кул көрәше, аркан тарту, беренче медицина ярдәме күрсәтү, азимут буенча йөрү кебек ярышлар һәм концерт номерлары белән үрелеп барды. Уеннан барлык укучылар да канәгать калдылар.