Баскетбол ярышлары
Татарстан Республикасының унынчы муниципаль этап Спартакиадасы кысаларында 2000-2001 елгы яшьүсмерләр арасында баскетбол ярышы узды. Бу чара Җиңүнең җитмеш еллыгына һәм Халык-ара хатын-кызлар бәйрәменә багышланган иде. Ярыш Теләче урта мәктәбендә узды. Бу ярышта Әбде урта мәктәбе командасы да катнашты. Бу чараның максаты сәләмәт яшәү рәвешен балаларга җиткерү булып тора.