Бүген, 26 нчы февраль көнне Теләче №1 балалар бакчасында тәрбиячеләр өчен “Преемственность дошкольного и начального общего образования в условиях перехода на ФГОС нового поколения" дигән темага семинар- киңәшмә булды. Безнең Лесной балалар бакчасыннан тәрбияче Сагитова Диләрә Василовна да катнашты. Мәгариф бүлеге методисты Сәетова Анна Николаевна җитәкчелегендә уздырылган киңәшмәдә тәрбиячеләр ачык шөгыльләр, мастер класслар күрсәтеп үзләренең эш нәтиҗәләре белән уртаклаштылар.