“Урман уттан курка” исемле республика конкурсының район туры нәтиҗәләре
Урман ял итәргә килгән кешеләрне кунакчыл каршы ала, ләкин кешеләр аның үзенә дә ярдәм кирәклеген онытмасыннар иде. Кайбер кешеләр урманга килеп чүпләрен калдыралар, учак ягалар, агачларны сындыралар. Шуңа күрә кечкенәдән балаларны табигатьне яратырга өйрәтергә һәм сакчыл караш тәрбияләргә кирәк. Шушы максат белән Шармыш төп гомумбелем мәктәбе укучылары “Урманны янгыннан сакла” конкурсында катнаштылар. 9-11 нче сыйныф укучылары арасында район туры җиңүчесе булып, 9 нчы сыйныф укучысы Пантелеева Юлия калды.