Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан, Олы Мишә урта мәктәбендә “Сугыш чоры балалары сөйли” исеме астында акция узды.

2015 елның 2 марты, дүшәмбе
Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан, Олы Мишә урта мәктәбендә “Сугыш чоры балалары сөйли” исеме астында акция узды. Шул уңайдан мәктәпкә укучылар белән очрашуга тыл ветераны Насыйбуллин Әлмөхәммәт килде. Ул үзенең шушы чорда күргән авырлыклары, хатирәләре белән уртаклашты, үзе турында сөйләде. Укучылар аны игътибар белән тыңладылар, үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр. Әлмөхәммәт абый укучыларга бу тормышның кадерен белергә, яхшы укырга кирәклеге турында әйтте. Соңыннан тальян гармунда уйнап, укучыларны сөендерде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International