25 февральдә Теләче урта мәктәбенең 3В сыйныфында әтиләр өчен Ватанны саклаучылар көненә багышланган бәйрәм булып үтте.

2015 елның 2 марты, дүшәмбе
25 февральдә Теләче урта мәктәбенең 3В сыйныфында әтиләр өчен Ватанны саклаучылар көненә багышланган бәйрәм булып үтте. Бәйрәмгә балалар концерт, әтиләр өчен кызыклы конкурслар әзерләделәр. Һәрбер әти бик теләп үзләренең уңганлыкларын, җитезлекләрен күрсәтте. Бәйрәмне класс җитәкчесе Кошкина Эльвира Минешаеховна оештырды. Бәйрәмнең ахырында балалар әтиләренә үз куллары белән әзерләгән бүләкләрен тапшырдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International