Олы Мәтәскә урта мәктәбендә, 22 нче тапкыр Әфган җирләрендә башын салган якташыбыз - М. Ногманов истәлегенә көрәш ярышлары уздырылды

2015 елның 2 марты, дүшәмбе
Олы Мәтәскә  урта мәктәбендә, 22 нче тапкыр  Әфган җирләрендә башын салган  якташыбыз -  М. Ногманов истәлегенә көрәш ярышлары уздырылды. Бүгенге көрәш ярышында барлыгы 140 ка  якын  көрәшче егет  бил алышты.  Бәйге тантанасында Теләче муниципаль район башлыгы Зарипов Илдус Фатихович, Миннегали Ногмановның сугышчан хезмәттәше Шайдуллин Илһам Рахимович,  районыбызның башка күп кенә оешма җитәкчеләре, М.Ногмановның бертуган абыйлары  катнашты. Алар яшь көрәшчеләргә уңышлар теләп, бәйгене ачып җибәрделәр. Ярыш оешкан һәм матур үтте. 

2015 нче елның 28 февралендә  Олы Мәтәскә мәктәбендә  Балалар-Яшүсмерләр  спорт мәктәбе 1997 нче елда туган  һәм аннан да яшьрәк егетләр  арасында М.Ногуманов истәлегенә  багышланган милли көрәш беренчелеген уздырды. Барлыгы 12 мәктәптән 137 укучы катнашты.

Гомумкомандаурыннары:

1 урын –Олы Мәтәскә

2 урын-Олы Нырсы

3 урын-Югары Кибәхуҗа

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International