«Тел - күңел көзгесе».

2015 елның 2 марты, дүшәмбе
27 февраль көнне 3 нче номерлы “Шатлык” балалар бакчасында тәрбияләнүче нәниләр, Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән “Тел – күңел көзгесе” дип исемләнгән презентация белән таныштылар. Аларга Г. Тукай әсәрләре буенча яхшылыкка һәм гаделлеккә өйрәтүче мультфильмнар күрсәтелде. Балаларга рус һәм татар телләрендә үткәрелгән танып белү чарасы бик ошады. Өлкәннәр төркеменә йөрүче балалар Г. Тукайның “Бала белән Күбәләк” шигырен сәхнәләштереп күрсәттеләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International