"Алтын куллы ханымнар".

2015 елның 2 марты, дүшәмбе
Субаш авыл китапханәсендә эшләп килүче "Алтын куллы ханымнар" берләшмәсе даими рәвештә үз эшен дәвам итә. 28 февраль көнне берләшмәнең чираттагы очрашуы булды. Биредә берләшмәгә йөрүче хатын - кызларыбыз бәйләү нечкәлекләренә төшенеп, яңа бәйләү үрнәкләрен өйрәнделәр. Хатын - кызларыбыз күңелле итеп, җырлар җырлап, бәйли- бәйли кич утырдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International